Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме «Татэнерго» АҖнең киләсе елга тәмамланырга тиешле инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыру эшенең барышы белән танышты.
Компания 4 нче павильоннан алып Ю.Фучик урамында урнашкан 21-19 җылылык камерасына кадәрге кишәрлектә 21-нче номерлы магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыра. Эшләрне Казан җылылык челтәрләре башкара. Сафтан чыккан коммуникацияләр минераль мамык нигезендә эшләнгән традицион изоляциядәге яңа корыч торбаларга алыштырылачак. Финанслауның күләме амортизациядән бүлеп алынган сумма хисабына 19,9 млн. сум дип исәпләнә.
Шулай ук быел җылылык белән тәэмин итүче компания «Азино» ягу корылмасын киңәйтү, аңа 3-нче номерлы су җылыту казанын урнаштыру эшләрен тәмамлый. Яңа казан булдыру «Азино» ягу корылмасының гамәлдә булган зонасында яңа кертелә торган торак һәм социаль объектларны җылылык энергиясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ягу корылмаларын киңәйтү буенча чаралар компаниянең 2015-2019 елларга (2019 елга төзәтмәләр кертелүне исәпкә алып) һәм 2020-2023 елларга исәпләнгән инвестиция программаларына кертелгән иде. Инвестиция программасы нигезендә проектны план буенча финанслауның гомуми күләме 750 млн. сумга җитә. Финанслау чыганагы капиталь кертемнәргә (инвестицияләргә) табыш булып тора. Бүгенге көндә төп төзелеш эшләре башкарылган, объектны җылыту сезоны башлануга файдалануга тапшыру планлаштырыла.