ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде.


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын һәм кунакларны дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый!  


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде.

Россия Хөкүмәте калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозуларга карата шикаятьләрне караячак башкарма хакимият органнарын билгели алачак. Мондый закон проекты бүген Хөкүмәт утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, мондый бәхәсләрне хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Хөкүмәт утырышында коммуналь оешмаларга карата яңа таләпләр билгеләү турында фикер алышканнар. Хөкүмәт концессион килешүләр төзү тәртибендә кайбер нигезләмәләрне үзгәртергә тәкъдим иткән. Алар өстенлекле өлкәләрдә, мәсәлән, коммуналь инфраструктураны яңартуда дәүләт-шәхси партнерлык проектларында кулланыла, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру дәвам итә, ул татарстанлыларның җир кишәрлекләре чикләренә газны түләүсез җиткерү мөмкинлеген бирә.  Газлаштыру газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларда алып барыла. 


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Россия Президенты В.В. Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Трансляция -  http://kremlin.ru/events/president/news/68580. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кайбыч муниципаль районында булды.  Дәүләт комитеты вәкиле су белән тәэмин итү объектларын һәм район өчен яңа объект - канализация чистарту корылмаларын карады, шулай ук социаль газлаштыру программасына кергән йортларда да булды.   


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Иртәгә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кайбыч районында гражданнарны урынга чыгып кабул итәчәк. Кабул итүгә язылуны муниципаль берәмлек башкарма комитеты башкара.

РФ Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүне тизләтү өчен карар кабул иткән. Документ, җылылык һәм су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләргә ярдәм итү өчен, коммуналь секторда концессияне үзгәртү нигезләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International