Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия «СК-16» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Казан милли тикшеренү технология университеты» ГАҖ, «Тепло» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисаплары буенча фикер алышты.