2022 елның 31 маенда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга концессия килешүләре һәм озак сроклы аренда килешүләре буенча коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Концессия үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу түгәрәк өстәл форматында узачак, анда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте каршындагы Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча эксперт советы каршындагы эшче төркем әгъзалары, Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе экспертлары, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, ресурс белән тәэмин итүче предприятие вәкилләре катнашачак.
Катнашучылар концессия килешүләрен төзү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак, коммуналь инфраструктура объектларын тапшыруның проблемалы мәсьәләләре, шулай ук концессия килешүләре һәм аренда килешүләре кысаларында тарифларны җайга салу үзенчәлекләре турында фикер алышачак.
Концессия килешүе – дәүләт-шәхси партнерлык формаларының берсе, аның төп максаты – коммуналь инфраструктура объектларын төзү яки реконструкцияләү өчен коммуналь тармакка инвестицияләр җәлеп итү. Органнар, потенциаль инвесторлар һәм Россия Федерациясе субъектлары концессиянең яклары булып санала. Килешү 5 елдан артык кулланылышлта булган коммуналь инфраструктура объектларын концессиягә тапшыру мөмкинлеге бирә.