ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты концессия килешүләрен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде. Чара ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе А.С. Груничев рәислегендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте каршындагы Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча эксперт советы каршындагы эшче төркем, Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, җирле үзидарә органнары һәм җайга салына торган оешма вәкилләре катнашында узды.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан экспертлар коммуналь объектларны тапшыру буенча концессия килешүләрен гамәлгә ашыру буенча төбәкләрнең тәҗрибәсе, концессия һәм аренда килешүләре кысаларында, тарифларны җайга салу үзенчәлекләре турында фикер алышты. Докладчылар концессия килешүләрен эшләү һәм килештерүгә, шулай ук документларны рәсмиләштергәндә килеп чыккан гадәти хаталарга аерым игътибар бирде.
Татарстанда килешү гамәлдә булу чорына планлаштырылган инвестицияләр күләме 2 млрд. сумнан артык булган 110 концессия килешүе гамәлдә. Төзелгән концессия килешүләре кысаларында, республиканың ике концессиячесе генә инвестиция программаларын гамәлгә ашыра: «Бугульминское ПТС» АҖ (җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицияләр күләме 170,566 млн. сум) һәм «Альметьевск-Водоканал» АҖ (су белән тәэмин итү өлкәсендә – 17,651 млн.сум, су бүлү өлкәсендә – 15,739 млн. сум).
Экспертлар сүзләренә караганда, Федерация субъектларында коммуналь предприятиеләрнең потенциаль инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеге мәсьәләсе, шулай ук тарифларны җайга салу өлкәсендәге куркынычлык, салым өлкәсендәге куркынычлык, икътисади нәтиҗәлелекнең озак вакытка сузылуы һ.б. концессияләр механизмын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләсе булып кала.
Концессияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча тәкъдимнәр Бөтенроссия Су конгрессы мәйданчыгына чыгарылачак, аны июнь аенда Россиянең Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе уздыра. Аерым алганда, форум Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының килешүләр гамәлдә булган чорда концессиячеләр кертә торган коммуналь инфраструктураның яңа объектларына тоташтыруда инвестицияләр сыйфатында акча куллану мөмкинлеге турындагы тәкъдимен дә караячак.