Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында төбәк операторлары белән үзара хезмәттәшлек буенча чираттагы Штаб утырышы булды. Штаб каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә түләүләр җыю белән бәйле вәзгыять турында фикер алышты һәм Татарстанның көнчыгыш өлешендә «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторының эше турында хисап карады.
Бөгелмә районы котельныйларын модернизацияләү инвестицион программа кысаларында дәвам итә. Эшләрне компания – «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ концессионеры башкара. ПТС – районда бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы. Аның төп кулланучысы – халык һәм бюджет оешмалары.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың муниципаль районнарында гражданнарны күчмә кабул итү тәҗрибәсен дәвам иттерә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын башкаруны контрольдә тотуны дәвам итә. Җайга салу органының эш төркеме «Казэнерго» АҖ объектларына чыкты.
2022 елның 7 июлендә «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу оешмалары тарафыннан яңа ФСБУ куллану мәсьәләләре» россиякүләм гамәли вебинары узачак
Әлеге мәгълүмат Россия экологик операторы генераль директоры Денис Петрович Буцев тарафыннан бирелгән әңгәмәләрнең берсендә җиткерелде. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта каты коммуналь калдыклар белән эш итү проектларын гамәлгә ашыру өчен инвесторларга төп ставканы 90% дәрәҗәсендә компенсацияләп, финанс ресурслары бирелә, базарда инвестицияләр җәлеп итү күләме 100 млрд.сум тәшкил итә, бу нәтиҗәле эш һәм куелган бурычларны вакытында үтәү өчен барлык шартларны тудыра.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен гаризалар карады.
2021 елның 1 июленнән башлап, 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы нигезендә контрольлек органнары профилактик визитлар үткәрә ала.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек бу көнне 200 миллион кешенең гомере «моңа кадәр» һәм «моннан соң»га бүленә – барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы – батырлык һәм каһарманлык тулы 1418 көн башлана.