Әлеге мәгълүмат Россия экологик операторы генераль директоры Денис Петрович Буцев тарафыннан бирелгән әңгәмәләрнең берсендә җиткерелде. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта каты коммуналь калдыклар белән эш итү проектларын гамәлгә ашыру өчен инвесторларга төп ставканы 90% дәрәҗәсендә компенсацияләп, финанс ресурслары бирелә, базарда инвестицияләр җәлеп итү күләме 100 млрд.сум тәшкил итә, бу нәтиҗәле эш һәм куелган бурычларны вакытында үтәү өчен барлык шартларны тудыра.
«Эшкәртүгә бәйле хәл бераз катлаулырак һәм берникадәр начаррак күренә. Бездә импортны алыштыру дәрәҗәсе 60% дәрәҗәсендә. Бу теләмәүгә түгел, ә бәлки дөньяның төрле почмакларында җиһаз җитештерү төрләренең объектив бүленешенә дә бәйле», – дип ассызыклады Денис Петрович.