Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында төбәк операторлары белән үзара хезмәттәшлек буенча чираттагы Штаб утырышы булды. Штаб каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә түләүләр җыю белән бәйле вәзгыять турында фикер алышты һәм Татарстанның көнчыгыш өлешендә «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторының эше турында хисап карады.
Төбәк операторы төзелеп килүче «Мамадыш» чүп-чар төяү станциясе һәм планлаштырыла торган объектлар: «Әгерҗе», «Нурлат», «Актаныш» чүп-чар төяү станцияләре турында сөйләде. Станцияләрне төзү эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.