Баланс комиссиясе Лениногорск районының ресурс белән тәэмин итү оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген карады

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия Татарстанның Лениногорск районында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алышты. «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ, «Водоканал» ҖЧҖ, «Вода района» ҖЧҖ, «Бәкер» шифаханәсе һөнәри берлекләренең дәвалау-профилактика учреждениесе, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» ҖЧҖ хисаплары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International