ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестпрограммалар үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә

2022 елның 24 июне, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын башкаруны контрольдә тотуны дәвам итә. Җайга салу органының эш төркеме «Казэнерго» АҖ объектларына чыкты.

Быел тариф чыганагы хисабына оешма ике участокта: А.Еники ур., 5 адресы буенча йорт янында һәм Шуртыгин ур., 2 адресы буенча урнашкан йорт янындагы участокта – П.Лумумба ур., 23 адресы буенча урнашкан йортка кадәр җылылык торбаүткәргечләрен алыштыру буенча эшләр башкара.

Беренче участокта 1980 елда салынган тузган җылылык торбаүткәргечләрен 325 мм диаметрлы минерал изоляцияле 188 п.м. корычка алыштыру эшләре бара. Икенче участокта 1960 елда салынган тузган җылыту торба үткәргечләре 220 п.м.  озынлыгында, 159 мм диаметрлы ППУ-изоляцияле торбаларга алыштырыла.

Торбаүткәргечләрне алыштыру әлеге участокларда җылылык челтәрләре аша тапшырганда җылылык энергиясен югалтуны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, эшче төркем Зорге ур., 38 адресы буенча урнашкан котельныйның төзекләндерелгән бинасын карады. Объектны реконструкцияләү эшләре 2021 елда инвестицион программа кысаларында башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International