Бөгелмә районы котельныйларын модернизацияләү инвестицион программа кысаларында дәвам итә. Эшләрне компания – «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ концессионеры башкара. ПТС – районда бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы. Аның төп кулланучысы – халык һәм бюджет оешмалары.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы тариф кампаниясе кысаларында 2021 елда башкарылган эшләр буенча предприятие хисабы турында фикер алышты. Узган елгы чаралар кысаларында концессионер 4 шәһәр котельныенда яңа алты казан урнаштырган
Элек ПТС кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен казаннарны алмаштырып, дүрт бойлерны реконструкцияләү эшләрен башкарган иде. Быел җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләү дәвам итәчәк.
Финанслау Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды һәм «Татэнерго» АҖ заем акчалары хисабыннан гамәлгә ашырыла. 2020-2022 елгы инвестпрограмма буенча эшләрнең бәясе 204 678,82 мең сум (өстәмә хак салымы белән) тәшкил итә.