Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты идарәсенең аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында»гы мәсьәлә чыгарылды.
Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды.
2021 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалардан 2022 елга тарифлар буенча гаризалар кабул итә башлый. Җайга салынулы оешмалар өчен оештырылган семинарда булачак тариф кампаниясен үткәрү тәртибе һәм сроклары турында Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сөйләде.
2021 елның 16 мартында Тарифларны җайга салу мәктәбе кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен ачык лекция булып узды. Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм Казан (Идел буе) федераль университетының ИУЭФ Икътисадый куркынычсызлык һәм салым салу кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор Айдар Туфитуллов катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында концессия килешүләре аша ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга концессия килешүләре буенча коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды.
2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Александр Штром ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр исәпләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүдә катнашты.
2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Промтранс-А» ҖЧҖнең тимер юл кичүләрендә күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар раслады.
2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында төзелеп килүче торак объектларын һәм реконструкция объектларын инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләре карап тикшерелде.