2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Александр Штром ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр исәпләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүдә катнашты.
Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә оештырылды.