Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты идарәсенең аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында»гы мәсьәлә чыгарылды.
Хәзерге вакытта Дәүләт комитеты тарифларны җайга салу өлкәсендә норматив хокукый актларга анализ үткәрә. Башкарылган эшләрне исәпкә алып һәм норматив документларны актуальләштерү максатында, Идарә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты идарәсегең түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте:
«Спасский водоканал» ҖЧҖ су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә тариф раслау турында» 24.04.2009 № 10-4/жкх;
«КомВодСтройСервис» ҖЧҖ су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтүгә тариф раслау турында» 11.09.2009 № 10-5/жкх;
«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ кулланучыларына җибәрелә торган, су әзерләүне узмаган суга тариф билгеләү турында» 16.10.2009 № 10-53/жкх;
«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ кулланучыларына җибәрелә торган, су әзерләүне узмаган суга тариф билгеләү турында» 23.10.2009 № 10-54/жкх.
Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.