Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Промтранс-А» ҖЧҖ тимер юл кичүләрендә күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә булган тариф үзгәрешләрен раслады

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

 2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Промтранс-А» ҖЧҖнең тимер юл кичүләрендә күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар раслады.

 Яңа тарифларны билгеләү өчен бәя кую факторларының бәясе үзгәрү: «РЖД» ААҖ ставкаларының артуы, Локомотив паркын ремонтлау бәясенең үзгәрүе һ.б. нигез булды.

 Дәүләт комитеты транспорт хезмәтләренә белдерелгән чыгымнарның икътисади нигезле булуын анализлау нәтиҗәләре буенча «Промтранс-А» ҖЧҖнең тариф гаризасына киметү ягына төзәтмәләр кертте һәм Түбән Кама маневр районы буенча 1 км аралыкка йөк ташуга һәм Түбән Кама нефть базасы участогы буенча 1 км аралыкка йөк ташуга 2017 елдан гамәлдә булган тарифларны үзгәрешсез калдырырга, шулай ук Әлмәт маневр районы буенча 1 км аралыкка йөк ташуга тарифны – 1,3 сумга, Алан маневр районы буенча 1 км аралыкка йөк ташу тарифын 4,31 сумга арттырырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясендә тарифларны үзгәртү мәсьәләсе алдан каралган иде. Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм  https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International