Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен ачык лекция узды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2021 елның 16 мартында Тарифларны җайга салу мәктәбе кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен ачык лекция булып узды. Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм Казан (Идел буе) федераль университетының ИУЭФ Икътисадый куркынычсызлык һәм салым салу кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор Айдар Туфитуллов катнашты.

Лекция барышында Лилия Борисова Дәүләт комитетының Татарстан Республикасы территориясендә товарларга бәяләрне дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы булып торуы турында сөйләде.

Дәүләт комитеты үз эшчәнлеген гамәлгә ашырып, Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты Указларына һәм күрсәтмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, тарифларны җайга салу өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Президенты Указларына һәм күрсәтмәләренә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына һәм күрсәтмәләренә таяна.

Дәүләт комитеты бурычларының берсе – Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәя һәм тариф сәясәтен тәэмин итү. Тарифларны җайга салу, нигездә, халыкка хезмәт күрсәтүче монополист предприятиеләре өчен гамәлгә ашырыла.

Шулай ук ул тыңлаучыларның ведомствога кагылышлы актуаль темалар буенча сорауларына җавап бирде. Лекция ахырында Лилия Борисова теләге булган кешеләрне Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында эш тәҗрибәсе узарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International