Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елгы тариф кампаниясен башлады

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалардан 2022 елга тарифлар буенча гаризалар кабул итә башлый. Җайга салынулы оешмалар өчен оештырылган семинарда булачак тариф кампаниясен үткәрү тәртибе һәм сроклары турында Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сөйләде.

Дәүләт комитеты тарифларны билгеләү буенча дистанцион хезмәт күрсәтүгә тулысынча диярлек күчүен хәбәр итте. 

Тариф заявкасын тапшыруга бәйле процесс бүген Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат-аналитика системасын кулланып, дистанцион форматта тормышка ашырыла. Җайга салу өлкәләре буенча тариф заявкаларын тапшыру графигы Дәүләт комитеты сайтының «Тариф кампаниясе 2022» бүлегендә урнаштырылган.

Александр Груничев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат-аналитика системасын куллану тарифларны җайга салуны оптимальләштерүгә, оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүматны җыю һәм анализлау процессын автоматлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге система Дәүләт комитеты һәм җайга салынулы оешмалар арасында мәгълүмат һәм электрон документлар белән конфиденциаль алмашуны тәэмин итә.

Коммуналь ресурсларның барлык төрләре буенча тариф заявкаларына карата этаплар, таләпләр турында барлык мәгълүмат Дәүләт комитеты рәсми сайтының «Тариф кампаниясе 2022» бүлегендә урнаштырылачак.

Булачак тариф кампаниясе турында сөйләгәндә, Дәүләт комитеты рәисе кирәкле тулай керем структурасында амортизация түләүләре җитәрлек күләмдә булган барлык җайга салынулы оешмалар өчен эшчәнлекнең җайга салынулы өлкәләре буенча инвестиция программаларын эшләү һәм раслау кирәклеген ассызыклады.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт комитеты оешмаларның инвестицион активлыгы үсүен билгеләп үткән иде. 2021 елда җайга салынулы предприятиеләр тарафыннан гомуми суммасы 17 млрд. сум булган 29 инвестиция программасын үтәү планлаштырыла, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 36%ка артыграк.

Семинар барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар түләвенең чик индексларын формалаштыру процессын, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую һәм тарифларны раслау, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, коммуналь челтәрләргә техник тоташтыруга тарифларны исәпләү тәртибен аңлаттылар, җылылык энергиясен технологик югалту, ягулык запасларының һәм ягулыкның чагыштырма чыгым нормативлары, җайга салынулы өлкәләрдә мәгълүмат ачу стандартлары турында сөйләделәр.

Дәүләт комитеты тариф заявкаларын
2021 елның 1 маена кадәр кабул итәргә планлаштыра.

Тарифларның якынча исәпләмәләре тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булу-булмавына анализ һәм экспертиза үткәргәннән соң 2021 елның 1 июленә кадәр җайга салынулы оешмаларга җиткереләчәк.

Дәүләт комитеты тариф кампаниясенең соңгы этабын 2021 елның 1 декабренә кадәр үткәрергә планлаштыра.

Семинардан мәгълүмат материаллары Дәүләт комитеты сайтында «Тариф компаниясе 2022» бүлегендә урнаштырылган https://kt.tatarstan.ru/tarifnaya-kampaniya-2022.htm.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International