2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында төзелеп килүче торак объектларын һәм реконструкция объектларын инженерлык челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләре карап тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның тапшырылган тариф заявкасы һәм проект-смета документлары нигезендә чыгымнарның икътисадый нигезләнгәнлегенә бәя бирә һәм тиешле түләү күләмен билгели. Алынган документларны карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт комитеты идарәсе тариф заявкаларын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның башлангыч тәкъдимнәреннән шактый киметеп расларга дигән карар кабул итте.
Аерым алганда, Дәүләт комитеты Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспекты буенча 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбен һәм «Мәләкәс аръягы» торак комплексының 25 микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомумбелем мәктәбен «Челныводоканал» ҖЧҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу челтәрләренә тоташтыру өчен тапшырылган документларны бәяләгәннән соң, мәктәпләрне тоташтыруга түләүне дәүләт тарафыннан җайга салу нәтиҗәсендә бюджет акчаларын экономияләү 1.6 млн.сум тәшкил иткән.
Шулай ук Идарә Яр Чаллы шәһәрендә төзелә торган «Яр Чаллы шәһәре, 10 нчы микрорайон адресы буенча урнашкан күпкатлы торак төзелеше (И-19, Ж-19, Е-19, Б-19, В-19, Г-19, А25/1, А/25/2, А-25/3 торак йортлар, автостоянка)», «Яр Чаллы шәһәренең 59 нчы микрорайонында 59/25 күпкатлы торак йорт» торак комплексларын су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләрен дә карады.
Дәүләт комитеты тарафыннан тариф карарларына үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча, су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу челтәрләрен төзү бәясе төзелеш бәяләренең эреләнгән нормативларын арттырмый. Түләү ресурс белән тәэмин итүче оешмалар тәкъдименнән 20%ка киметеп билгеләнде.
Моннан тыш, Дәүләт комитеты идарәсе утырышында Казан шәһәренең Совет районында Новаторлар урамы буенча төзелә торган торак йортны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга, шулай ук, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә су куллану һәм су чыгару йөкләнешен арттыру зарурлыгына бәйле рәвештә, «МЕГА Казан» сәүдә үзәген «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу системасына тоташтыру өчен түләү билгеләнде.
Дәүләт комитеты тәкъдим иткән түләү күләме төзүче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән килештерелде. Идарәнең тулы көн тәртибе һәм башка мәсьәләләр буенча кабул ителгән карарлары белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.