Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында концессия килешүләре аша ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды.
Чара Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов тарафыннан куелган, оешмаларның эчке нәтиҗәлелеген арттыру резервларын эзләү һәм оптимальләштерү нәтиҗәләрен инвестиция программаларын гамәлгә ашыру өчен юнәлдерү бурычларын үтәү кысаларында оештырылган иде.
Торак-коммуналь тармак өчен актуаль тема буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Концессиоя килешүе – дәүләт-шәхси партнерлык формаларының бер төре, аның төп максаты – коммуналь инфраструктура объектларын төзү яки реконструкцияләү өчен коммуналь тармакка инвестицияләр җәлеп итү.
Концессия килешүенең яклары – җирле үзидарә органнары, потенциаль инвесторлар һәм Россия Федерациясе субъекты. Концессия объектлары булып муниципаль яки дәүләт милкендә булган җылылык белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системалары тора. Килешү 5 елдан артык файдаланыла торган коммуналь инфраструктура объектларын концессиягә тапшыру мөмкинлеген бирә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, Татарстанда концессия килешүләрен эшләүгә карата яхшы динамика күзәтелә. Бүгенге көндә һәр муниципаль районда диярлек юл карталары эшләнгән һәм расланган, аларда коммуналь инфраструктура объектларын концессия килешүләре аша ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар карамагына тапшыру сроклары төгәл күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 20 муниципаль берәмлектә 154 концессия килешүе төзелгән һәм гамәлдә, алар нигезендә концессионерларга муниципаль милектә булган 1 177 коммуналь инфраструктура объекты тапшырылган.
«Концессия килешүләре гамәлдә булган барлык чорда инвестицияләр җәлеп итүнең план күләме 2 018,42 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 1 131,43 млн.сум – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә, 565,50 млн. сум – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә, 321,49 млн. сум – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коммуналь хуҗалыктагы инвестиция программалары бүлеге җитәкчесе Роза Мөхәммәтҗанова.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар муниципаль районнарда коммуналь инфраструктураны тапшыруның уңай практикалары һәм концессияләренең уңай тәҗрибәләре турында фикер алышты. Мәсәлән, Бөгелмә районында инвестор, «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, өч ел дәвамында, җәйге чорда кулланучыларны кайнар су белән тәэмин итү өчен, үзәк җылылык пунктларында дүрт казан урнаштырырга, 10 котельныйда 16 казанны алыштырырга һәм барлык 20 казанны автоматлаштырырга ниятли.
«Газ, электр энергиясе, суны экономияләү хисабына җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру хисабына икътисадый нәтиҗә 10 ел эчендә 72,7 млн. сум тәшкил итәчәк. Концессия объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру 45,7% күләмендә заем акчалары хисабына, һәм 54,3% күләмендә ТКХ реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбенә каралган», – дип хәбәр итте «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ генераль директоры Азат Хәлимов.
Шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн да эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Муниципаль районнар вәкилләре концессия килешүен төзү хокукына конкурс үткәрүнең практик аспектларына тукталдылар һәм концессия килешүен төзү хокукына конкурс документларын әзерләгәндә проблемалы сораулар белән уртаклаштылар.
Чарада катнашучылар фикеренчә, концессия килешүләрен кулланып, коммуналь өлкәнең милек комплексы белән идарә итү, алга таба инвестиция программаларын тормышка ашыруга коммуналь инфраструктураны яңартуга ярдәм итәчәк һәм, нәтиҗәдә, процесс техник җиһазларның тузуын һәм авариялелеген киметүдә чагылыш табачак.
Концессия килешүләрен рәсмиләштерү процессын оптимальләштерү һәм тизләтү максатларында Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары концессия килешүләрен әзерләгәндә башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек итү тәртибен эшләгән һәм раслаган. Татарстан Республикасында да тиешле регламент әзерләнәчәк.
Моннан тыш, концессия килешүләрен әзерләүдә катнашучы муниципаль белгечләрне укытуны оештыру өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы базасында аерым укыту курсларын оештыру да планлаштырыла