Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев үткәрде.
Киңәшмәне рәис урынбасары Лилия Борисова башлап җибәрде: «2021 елның 16 мартында 2022 елгы тариф кампаниясе буенча утырыш узды. Каты коммуналь калдыклар коммуналь хезмәт күрсәтү булганга күрә, Дәүләт комитеты тариф заявкаларын карауның барлык срокларын коммуналь хезмәтләрне карау вакыты белән чагыштырырга тәкъдим итә. Дәүләт комитеты Монополиягә каршы федераль хезмәткә 2021 елның 1 сентябреннән 1 маена тариф заявкасын бирү срокларын яңадан карау турында мөрәҗәгать итте. Хөрмәтле коллегалар, сезнең муниципаль районда эшләүче предприятиеләр әлеге документларны әзерләсен һәм Дәүләт комитетына тапшырсын өчен ярдәм күрсәтүегез турында сорыйм».
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Зәй һәм Буа муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат вәкиле Рөстәм Низамиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Буа муниципаль районы буенча 1 мөрәҗәгать теркәлгән, Зәй буенча бер генә мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Республика буенча «Халык контроле» системасына агымдагы ел башыннан бирле каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча барлыгы 158 мөрәҗәгать кергән. Хәзерге вакытта иң күп мөрәҗәгатьне Казан халкы җибәргән. Шулай ук ул, төбәк операторлары ягыннан хокук бозулар юк, дип ассызыклады.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле Елена Попова хәбәр иткәнчә, Зәй һәм Буа муниципаль районнарының лицензияләнә торган полигоннары бар. Буа полигонында барлыкка килгән хәл борчу тудыра. Объектны инвентарьлаштыру, калдыкларны урнаштыру өлешендә тапшырылган мәгълүматларга караганда, 2018 елда бу полигонда калдыкларны урнаштыру сыйдырышлыкның 10%тан кимрәк өлешен тәшкил иткән, хәзерге вакытта полигон 100% дәрәҗәсендә тулган дип күзаллана һәм сорау килеп туа: бу районның каты коммуналь калдыклары кайда урнаштырылачак?
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында Буа һәм Зәй муниципаль районнары башкарма комитетлары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.
Александр Груничев Зәй муниципаль районына каты коммунальн калдыклары җыюны арттыру буенча комиссия утырышын үткәрергә кушты. Комиссия беркетмәсен Дәүләт комитеты адресына 3 атна дәвамында җибәрергә кирәк булачак.
Шулай ук Дәүләт комитеты рәисе «Гринта» ҖЧҖ, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ субподряд транспорт оешмалары буенча бер атна эчендә хисап әзерләргә һәм тапшырырга кушты.