Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре министрлыгы «Илкүләм технологик инициативалар университеты 2035» автоном коммерциясез оешмасы тарафыннан, әйдәп баручы IT-компанияләре белән берлектә, «Ясалма интеллект» белем бирү проектының үткәрелүе турында хәбәр итә. Проект ясалма интеллект өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В.Хәбибуллина җитәкчелегендәге эш төркеме 2020-2023 елларда «Татэнерго» АҖнең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Бөгелмә муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.
2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 ел өчен икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча чираттагы утырыш булып узды.
2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә социаль әһәмиятле объектларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешмаларга һәм башка кулланучыларга (халыкка түгел) су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә торган «ТАНЕКО» АҖ, «ТГК-16» АҖ филиалы Түбән Кама ҖЭИ 1 (ПТК-1), «ТГК-16» АҖ өчен 2022 елга тарифлар билгеләү буенча беренчел исәпләмәләрне тәкъдим итте.
2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан шәһәрендә төзелә торган объектлар: Казан шәһәренең «РЖД-Медицина клиник хастаханәсе» шәхси сәламәтлек саклау учреждениесе – поликлиника бинасын һәм «РЖД» ААҖ филиалы Тимер юлларны комплекслы үзгәртеп кору һәм тимер юл транспорты объектларын төзү дирекциясенең «РЖД» ААҖ Казан станциясендә бүлекчәле клиника хастаханәсе»н «Казэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү раслады.
2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Тукай муниципаль районының Стройбаза урамы, 8 йорт адресы буенча «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ объектын «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән ташландык су агызу системасына һәм «175 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе объектын Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен тарифлар раслады.
2012 елның 14 июлендә Төбәк операторлары эшчәнлеген карап тикшерү штабының атна саен уза торган утырышында Татарстанның Минзәлә, Тукай һәм Нурлат муниципаль районнары башкарма комитетларының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эше турында хисаплар тыңланды. Штаб утырышын Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.
2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар штабының чираттагы утырышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре күтәрелде.