ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В.Хәбибуллина җитәкчелегендәге эш төркеме 2020-2023 елларда «Татэнерго» АҖнең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Быел җылылык белән тәэмин итүче компания су җылыта торган №3 котел урнаштырып, «Азино» котельныйларын киңәйтү буенча чаралар уздыра. Яңа котелны төзү «Азино» котельныеның гамәлдә булган зонасында яңа кертелә торган торак һәм социаль объектларны җылылык энергиясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Объектны файдалануга тапшыру 2015-2019 елларга (2019 елга төзәтмә кертеп) һәм 2020-2023 елларга компаниянең инвестиция программаларына кертелгән. Проектны финанслауның гомуми күләме 655,6 млн. сум тәшкил итә. Финанслау чыганагы – капитал кертүдән алынган табыш (инвестицияләр).
Бүгенге көндә төзелеш эшләре план буенча алып барыла. Төзелешне 2021 елның 4 кварталында тәмамлау планлаштырыла.