ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Салават Күпере» ТК гомуми белем бирү мәктәбен «РСК» коммуналь челтәрләренә тоташтыруны килештерде

2021 елның 16 июле, җомга

2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә социаль әһәмиятле объектларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Тәкъдим ителгән проект-смета документациясен өйрәнеп һәм тиешле эшләрне башкаруга чыгымнарның икътисадый нигезлелеген анализлап, Идарә әгъзалары «Ак таш» ҖЧҖ объекты – «Салават Күпере» торак районының 3-9 номерлы кварталында 1224 урынлы гомуми белем бирү мәктәбен «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International