Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре министрлыгы «Илкүләм технологик инициативалар университеты 2035» автоном коммерциясез оешмасы тарафыннан, әйдәп баручы IT-компанияләре белән берлектә, «Ясалма интеллект» белем бирү проектының үткәрелүе турында хәбәр итә. Проект ясалма интеллект өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Укыту программасында ясалма интеллект технологияләре: бизнесны үстерү өчен платформалар, сервислар һәм системалар куллану мөмкинлеге каралачак. Тыңлаучыларга Россия һәм дөнья университетларыннан белем бирү программалары методларыннан файдалану мөмкинлеге биреләчәк.
Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар 2035 университетыннан ясалма интеллект өлкәсендә цифрлы белгеч сертификаты алачак.
Уку башланыр алдыннан әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://edu.2035.university/