Эшче тариф комиссиясе «ТАНЕКО» АҖ, «ТГК-16» АҖ филиалы Түбән Кама ҖЭИ 1 (ПТК-1), «ТГК-16» АҖ тәкъдимнәрен өйрәнде

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешмаларга һәм башка кулланучыларга (халыкка түгел) су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә торган «ТАНЕКО» АҖ, «ТГК-16» АҖ филиалы Түбән Кама ҖЭИ 1 (ПТК-1), «ТГК-16» АҖ өчен 2022 елга тарифлар билгеләү буенча беренчел исәпләмәләрне тәкъдим итте.

Беренчел исәпләмәләр  тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәл булуы өлешендә оешмаларның тариф тәкъдимнәренә уздырылган экспертиза нигезендә башкарылган.

Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.

Исегезгә төшерәбез, эшче тариф комиссиясе утырышларында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын карау графигы җайга салу органы сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International