Каты коммуналь калдыклар штабы төбәк операторларына эре габаритлы калдыкларны чыгару мәсьәләләре буенча халык арасында актив аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2012 елның 14 июлендә Төбәк операторлары эшчәнлеген карап тикшерү штабының атна саен уза торган утырышында Татарстанның Минзәлә, Тукай һәм Нурлат муниципаль районнары башкарма комитетларының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эше турында хисаплар тыңланды.  Штаб утырышын Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.И. Низамиев штабка «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең вакытында каралмавына кабат күрсәтте. Чөнки Казан шәһәренең Кави Нәҗми урамы, 10 йорт адресы буенча шәһәр үзәгендә урнашкан  чүплеккә карата халык шикаяте буенча Казан шәһәре Совет районының Башкарма комитеты әлегә кадәр йогынты чаралары күрмәгән.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле шул ук Совет районын тагын бер тәнкыйть утына тотты, Царицыно бистәсендә яшәүчеләр әйләнә-тирәгә җил белән тарала торган чүплек өеменнән зарлана.

«Гомумән алганда, узган атна республиканың муниципаль районнары буенча мөрәҗәгатьләр санының динамикалы рәвештә кимүен күрсәтте»,– дип билгеләп үтте Рөстәм Низамиев.

Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының хисабында каты коммуналь калдыкларның авыл торак пунктларыннан даими рәвештә чыгарылмавы (ике атнага бер тапкыр) турындагы проблеманы ачыклады. Һава шартларына бәйле рәвештә, Штаб каты коммуналь калдыкларны чыгару ешлыгын арттырырга тәкъдим итте.

Тукай муниципаль районында зур габаритлы чүп чыгару проблемасы актуаль. Халык анды категориягә нәрсәләрнең керүе турында аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итә икән.  «Халыктан зур габаритлы калдыкларга кагылышлы сораулар алына. Кешеләр бу категориягә нәрсәләр керүен, ә нәрсәләрнең кермәвен белми», – дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина. Дәүләт комитеты вәкиле, төбәк операторларына мөрәҗәгать итеп, мондый аңлатмаларның башка районнарда яшәүчеләр өчен дә кирәк булуы мөмкин, дип ассызыклады һәм халык арасында тиешле аңлату эшләрен алып барырга киңәш итте.

Штаб утырышында шулай ук контейнерларны төбәк операторларының һәм каты коммуналь калдыкларны транспортлау операторларының җаваплылык зонасына караган транспорт чаралары ярдәмендә бушатканда контейнер мәйданчыклары урыннарын җыештыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International