ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты социаль әһәмиятле объектларны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү раслады

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан шәһәрендә төзелә торган объектлар: Казан шәһәренең «РЖД-Медицина клиник хастаханәсе» шәхси сәламәтлек саклау учреждениесе – поликлиника бинасын һәм  «РЖД» ААҖ филиалы Тимер юлларны комплекслы үзгәртеп кору һәм тимер юл транспорты объектларын төзү дирекциясенең  «РЖД» ААҖ Казан станциясендә бүлекчәле клиника хастаханәсе»н «Казэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү раслады.

Утырышта шулай ук «Альянс-Девелопмент» ҖЧҖ объектлары – Казан шәһәренең Совет районында «Н.Ершов урамы буенча торак йорт»ны, «М8 микрорайоны махсус төзүче оешмасы» ҖЧҖ объекты – Казан шәһәре, Совет районының Н.Ершов урамы буенча балалар бакчасы кертеп төзелгән 19 катлы күпфатирлы йортны «Казэнерго» АҖ җылылык челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турындагы мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International