2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар штабының чираттагы утырышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре күтәрелде.
Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә авыл җирлекләренә юллар яки юл өслеге булмау гына калдыклар белән эш итү өлкәсендә төп проблема булып тора, шуңа бәйле рәвештә транспорт чаралары кайбер торак пунктларга хезмәт күрсәтә алмый.
«Бу проблема каты коммуналь калдыклар реформасы башланганнан бирле яктыртылып килә. 2019 елга кадәр Татарстанда каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәтеннән бары тик шәһәр һәм район үзәкләрендә яшәүчеләр генә файдалана ала иде. Реформа ерактагы авыл торак пунктларын этаплап колачларга мөмкинлек бирде. Кызганыч, әмма хәзерге вакытта әлегә хезмәт күрсәтелә алмый торган җирлекләр шактый әле. Шуңа да карамастан, без ел саен уңай статистиканы күрәбез», – дип сөйләде Лариса Хәбибуллина.
Әлеге теманы дәвам иттереп, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең төбәкара бүлеге җитәкчесе Елена Попова билгеләп үткәнчә, мәгълүматлар нигезендә, быел Татарстан Республикасындагы тугыз полигонда, киләсе елда тагын унбер полигонда сыйдыру мөмкинлегенең калдык өлеше бетәчәк.
Штаб Росприроднадзор белдергән борчылуны хуплады, ләкин әлеге проблеманың Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән Калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы ярдәмендә хәл ителүе турында искәртеп узды.