Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген өйрәнде

2021 елның 16 июле, җомга

2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 ел өчен икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча чираттагы утырыш булып узды.

Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлешен тикшерде.

Мамадыш муниципаль районының «Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәренең «Идел буе экологик компаниясе» ҖЧҖ, Биектау муниципаль районының «Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Жилкомплекс-ТМ» ҖЧҖ, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ һәм «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе» МУП предприятиеләре финанс хисапларын тәкъдим итте.

Тапшырылган хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International