2021 елның 25 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә объектларны су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2021 елның 25 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында ВКС режимында 2020 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын үтәү нәтиҗәләрен карау буенча экспертлар советы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган Килештерү комиссиясе утырышында Казанның «Органик синтез» гавами акционерлык җәмгыяте электр челтәре хуҗалыгы объектларын һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы электр энергиясе җитештерү объектларын «Сетевая компания» АҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.
2021 елның 23 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Александр Груничев җитәкчелегендә эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
2021 елның 26-27 августында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан шәһәрендәге Укыту-методика үзәге базасында III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром Чистай шәһәрендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты барлык россиялеләрне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлый!
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина видеоконференция режимында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эксперт бәяләмәләре макетларын карап тикшерү буенча Россия МФХ эш төркеме утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Актуаль тәҗрибәләрне өйрәнү, Татарстан Республикасында яңа технологияләр кертү һәм фикер алышу максатында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республиканың каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эксперт компетенцияләренә ия вазыйфаи затларының эш төркеме составында Сергиево-Посадтагы «Север» чүп эшкәртү комплексында булды.