Дәүләт комитеты идарәсе «Казэнерго» АҖ, «Водоканал» МУП һәм «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләде

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021 елның 25 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә объектларны су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, «Солнечный город», «Светлая долина – 16» микрорайоннары объектларын, Максимов урамы буенча торак булмаган биналары булган торак йортны, 3 блокны һәм «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы базасында дәвалау-тернәкләндерү үзәге объектын «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән коммуникацияләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләнде.

Дәүләт комитеты шулай ук Даурия урамы, 46а адресы буенча урнашкан торак йортны «Казэнерго» АҖ һәм «Алабуга –2. Нефтехимия» идарәче компаниясе» ҖЧҖ предприятиесен «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру бәясен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International