Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган Килештерү комиссиясе утырышында Казанның «Органик синтез» гавами акционерлык җәмгыяте электр челтәре хуҗалыгы объектларын һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы электр энергиясе җитештерү объектларын «Сетевая компания» АҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.
«Сетевая компания» АҖ белән смета документлары буенча кисәтүләр һәм аңлашылмаучанлыклар турында фикер алышканнан соң, Килештерү комиссиясе әлеге мәсьәләне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышына чыгарырга тәкъдим итте.