Форум цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә булдырылган системаларны, сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне уйлап чыгаручылар һәм алардан файдаланучылар өчен юнәлдерелгән.
2021 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында тариф комиссиясенең чираттагы планлы утырышы булып узды, анда Зеленодольск һәм Актаныш муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тариф карарларының проектларын карадылар.
2021 елның 1 сентябрендә штаб, гадәттәгечә, муниципаль районнарда каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгаруга бәйле вәзгыять хакында фикер алышты. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, Лаеш муниципаль районы мөрәҗәгатьләргә җавап бирү срокларын бозуда янә алдынгы булган.
2021 елның 26-27 августында Казанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларга багышланган III фәнни-гамәли конференция булып узды. Мәйдан Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль идарәләрен, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнарын, депутатлар корпусын, РФ әйдәп баручы югары уку йортларын, төбәк операторларын һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерде.
Бүген безнең Татарстан – регионнар арасында алдынгы төбәк. Республика үзенең уңышлары белән хәзерге җәмгыятьнең прогрессив казанышларына бурычлы. Ватаныбызның Татарстанда яшәүче барлык халыкларның үзенчәлекле һәм уникаль мәдәниятен саклап калуы – аеруча мөһим. Биредә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә, фидакарь хезмәт һәм балалар үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Бүген III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне барышында фикер алышу мәйданчыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның төбәк тәҗрибәсе турында сүз барачак.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Чистайда гражданнарны кабул итте.
Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе субъектлары тарифларын дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук РФ субъектларының төбәк операторлары Казанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша.
2021 елның 26-27 августында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан шәһәрендәге Укыту-методика үзәге базасында III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.