2021 елның 23 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Александр Груничев җитәкчелегендә эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
Утырыш кысаларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Тариф комиссиясе эшендә түбәндәге җайга салынулы оешмалар катнашты: «Казэнерго» АҖ, «ТГК-16» АҖ һәм «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ.
Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.