Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында сигез оешма өчен 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булды.
Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Чистополь-Водоканал» АҖ, «Ореховка» ИК ҖЧҖ һәм «Татстройка» ҖЧҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Гражданнарның сорауларына рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
2021 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2021 елга «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм Түбән Кама җылылык челтәрләре филиалын «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырган өчен тоташтырыла торган йөкләнеш берәмлегенә түләү раслады.
2021 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Зәй шәһәрендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
Күчмә кабул итү Башкарма комитет бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Крупская урамы, 6 нчы йорт.
(85558) 3-13-47, 3-41-33 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга, шулай ук сораулар бирергә мөмкин.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендәге полигонны карап, «Коммунсервис» ҖЧҖ һәм «Идел буе экологик компаниясе» ҖЧҖ калдыкларны эшкәртү объектлары белән танышты. Калдыкларны компостацияләү алымына аерым игътибар бирелде.
2021 елның 7 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча штаб утырышы узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән берлектә каты коммуналь калдыкларны чыгару, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү хисаплау, тарифлар формалаштыруга кагылышлы сорауларга аңлатмалар бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Казан халыкара аэропорты» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Восток-энерго» ҖЧҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның 2022 елга башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.