Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Азнакай ПТС» АҖ һәм «ЗВКС» АҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның 2022 елга башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча узган штаб утырышында Дәүләт экологик экспертиза һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге төбәкара бүлеге җитәкчесе Елена Попова калдык күмү объектларының торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча чираттагы эшче штаб утырышы булды.
Чараның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. 2021 елның 1 сентябреннән 14 ноябренә кадәр һәр көнне Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Бөтенроссия халык исәбен алуның кайнар линиясе» эшләячәк. 8 (800) 707-2020 бердәм федераль телефоны буенча шалтырату бушлай булачак. Анкета оффлайн режимда да, онлайн режимда да үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.
2021 елның 19 октябрендә «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына карата төзелгән концессия килешүенә үзгәрешләр кертү» дигән темага Бөтенроссия гамәли вебинар оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ һәм Россия Оборона министрлыгының Үзәк торак-коммуналь идарәсе ФДБУ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларының башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Питрәч районында гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестиция һәм эшчәнлек башкару программалары турында» 29.07.2013 ел, №641 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программаларын үтәүне контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай муниципаль районының «Чистополь-Водоканал» АҖ һәм «Чистай авыл ТКХ» ҖЧҖ предприятиеләренә бардылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.