Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе эшкә кереште

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында сигез оешма өчен 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясенең  утырышы булды.

«Экология» ҖЧҖ, «Сарман районы ТКХ департаменты» АҖ, «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ, «Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ, «Экосервис» ҖЧҖ һәм «СЭС-Регион» ҖЧҖ өчен тарифларның башлангыч дәрәҗәләре җиткерелде. Шулай ук тариф комиссиясе эшендә төбәк операторлары да катнашты.

20 октябрьгә кадәр предприятиеләргә эксперт бәяләмәләрен әзерләгәндә исәпкә алыначак искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International