Яр Чаллыда Александр Груничев катнашында каты коммуналь калдыклар штабы узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 7 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча штаб утырышы узды.

Онлайн-очрашу барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә түләүләр җыю турында фикер алыштылар, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр дә каралды. Нигездә, халык чүп-чарны вакытында чыгармау һәм махсус техника белән эшләү графигы булмаудан зарлана. 

Республиканың көнчыгыш зонасында «Гринта» төбәк операторы генераль директоры Светлана Ярлыченко каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармауга кагылышлы проблемаларга аңлатма бирде. Төбәк операторы вәкиле сүзләренә караганда, реформа башланганнан бирле 2020 елга кадәр 5177 контейнер сатып алынган, 2021 елда тагын 2 меңне сатып алу планлаштырыла, шулай ук иске тузган тимер савытларны педальле яңа евроконтейнерларга алыштыру күздә тотыла. Моннан тыш, быел гамәлдәге махсус техника автопаркына өстәп, 55 яңа заманча чүп ташучы техника да сатып алынган.

2020 ел эчендә Дәүләт комитеты адресына Чаллы халкыннан каты коммуналь калдыклар өчен түләү хисаплау мәсьәләсе буенча барлыгы 40 мөрәҗәгать алынган. Быел аңлатма бирүне сорап 14 Чаллы кешесе мөрәҗәгать иткән. 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге катнашында республика буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International