2021 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Зәй шәһәрендә гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
Күчмә кабул итү Башкарма комитет бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Крупская урамы, 6 нчы йорт.
(85558) 3-13-47, 3-41-33 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга, шулай ук сораулар бирергә мөмкин.