Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән берлектә каты коммуналь калдыкларны чыгару, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү хисаплау, тарифлар формалаштыруга кагылышлы сорауларга аңлатмалар бирелде.
Чаллы халкы өчен идарәче компанияләр эшчәнлеген контрольдә тоту актуаль проблема булып чыкты. Халык әлеге мәсьәләдә предприятиеләрнең намуссыз эшен кем һәм ничек ачыклавы, Дәүләт комитетының вәкаләтләре һәм идарәче компания белән үзара бәйләнештә килеп чыккан бәхәсле хәлләрдә эш итү механизмы нинди булырга тиешлеге белән кызыксынды.
«Без идарәче компаниянең тиешле структура өчен билгеләнгән тарифны ни дәрәҗәдә дөрес куллануын контрольдә тотабыз. Шуңа күрә гражданнар тарифның Карар белән туры килмәвен күрсә, ул чакта идарәче компаниягә, счет куючыларга карата дәгъвалар бар. Чаллы халкына борчылырга кирәкми, законнарга туры килми торган барлык: федераль, республика, муниципаль структураларны да кертеп, хәлне төзәтү һәм киләчәктә аларны кабатлауга юл куймас өчен үз вакытында чаралар күреләчәк», – дип билгеләп үтте Александр Груничев.
Дәүләт комитеты җитәкчесе коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы турында аңлатма бирде, ул 2021 елның 1 июленнән Татарстанда 4,4% тәшкил итә, факттагы күрсәткеч – 4,28%.