Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясенең су белән тәэмин итү буенча утырышы булды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Казан халыкара аэропорты» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Восток-энерго» ҖЧҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның 2022 елга башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.

Беренчел исәпләмәләр тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәл булуы өлешендә оешмаларның тариф тәкъдимнәренә уздырылган экспертиза нигезендә башкарылган.

Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International