2021 елның 28 октябрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программаларын үтәү, шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау буенча инвестицион программалар һәм чаралар үтәлешен контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ барып кайттылар.
2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Түбән Камада гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы булып узды.
2021 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе түбәндәге оешмалар өчен эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга һәм ташландык суларны транспортлауга 2022 елга озак сроклы тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карады: «Әтнә ЖКХ» МУП, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ, «Яңа тура технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Карсар» ҖЧҖ, «Технологик инженерлык системалары» ҖЧҖ, «Бәкер» шифаханәсе һөнәри берлекләренең дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе, «Управление» ҖЧҖ, «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Энерготехника» челтәр компаниясе» АҖ.
2021 елның 27 октябрендә «Кодекс» консультация үзәге һәм «Төбәкара коммуникацияләр үзәге» базасында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә яңа кагыйдәләр: тарифларга төзәтмәләр кертү һәм исәпләү тәртибе» темасына вебинарда катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республикада 2023-2025 елларга тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясен эшли. Бу хакта Дәүләт комитеты коллегиясендә рәис Александр Груничев хәбәр итте.
Дәүләт идарәсен цифрлы үзгәртеп кору кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган 13 дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерү 2022 елга Татарстан Республикасын цифрлы үзгәртеп кору республика программасына кертеләчәк.
2021 елның 26 октябрендә А.С.Груничев рәислегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал коллегиясе булып узды.
2021 елның 11-12 ноябрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казан шәһәре Укыту-методика үзәге базасында «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, автоматлаштырылган мәгълүмат системасы өлкәсендә (алга таба – АИС) тәҗрибә уртаклашу максаты белән, эшлекле визит барышында Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар буенча комитетыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашты.