ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Мәскәү өлкәсе белән тәҗрибә уртаклашты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, автоматлаштырылган мәгълүмат системасы өлкәсендә (алга таба – АИС) тәҗрибә уртаклашу максаты белән, эшлекле визит барышында Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар буенча комитетыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашты.

Мәскәү өлкәсендә «АИС Тариф» дәүләт мәгълүмат системасын махсус программа белән тәэмин итү системасы кертелгән. Аны әзерләү эшләре 2018 елдан бирле алып барылган һәм бүгенге көндә әлеге система МКФХ «ак китап*» системасына кертелгән, ягъни тарифларны җайга салуның ачык һәм уңайлы системасы буларак тәкъдим ителгән. Системада тариф чишелешләренең барлык төрләре, шулай ук гражданнарның түләвен исәпләү, инвестиция программаларының йогынтысы һәм контроль-ревизия эшчәнлеге тәкъдим ителгән. Мәскәү өлкәсе буенча ФСХ идарәсе һәм Мәскәү өлкәсе буенча Росреестр идарәсе белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырылган. Планда Мәскәү өлкәсе Энергетика министрлыгын да техник параметрларны исәпләү өлешендә җәлеп итү каралган. Татарстан Республикасында да хәзерге вакытта шундый ук система эшләнә, шуңа бәйле рәвештә, Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе актуаль булып тора һәм аны гамәлгә кертү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне һәм кисәтүләрне бетерергә ярдәм итәчәк.

* Иң яхшы региональ тәҗрибәләрне гамәлгә кертү һәм монополиягә каршы законнарны бозуларны кисәтү максатларында Монополиягә каршы федераль хезмәт инициативалы чараны үтәү кысаларында 2014 елдан башлап Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан иң яхшы актлар кабул итү һәм көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән гамәлләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча эш алып бара (ак китап).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International