2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы барышында 2022 елга аерым шәһәрләр буенча җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен түләү расланды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен тарифлар формалаштыру һәм раслау эшен дәвам итә. 2021 елның 10 ноябрендә идарә утырышы барышында җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен 13 тариф карары кабул ителде.
2021 елның 11-12 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә, Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» бөтенроссия гамәли конференциясен үткәрәчәк.
2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырыш үткәрә. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының җайга салынулы оешмалары өчен 2022 елга тарифлар билгеләү мәсьәләләре кертелгән.
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгели торган мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителә. Татарстан Конституциясе республикада суверенитетка ия булган һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы, ә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә, дип беркетеп куя.
4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт бәйрәме «Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында»гы федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон нигезендә гамәлгә куелган. Халыклар бердәмлеге көне беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген символлаштыручы истәлекле көн буларак билгеләп үтелә.
2021 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Татарстан Республикасының 18 муниципаль берәмлегендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмалар өчен 2022 елга тарифлар раслады. Утырышта 46 тариф карары кабул ителде.
2021 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарә утырышын үткәрәчәк. Утырышның көн тәртибенә 2022 елга тарифлар билгеләү һәм 2022 елга Татарстан Республикасы коммуналь хуҗалыгының җайга салынулы оешмалары өчен озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре кертелгән.
Унберенче арбитраж апелляция суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетын «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ белән бәхәстә хуплап чыкты.
Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатында, «Сыналган бизнес» интернет ресурсы эшли башлады.