Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләрен карады

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

2021 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе түбәндәге оешмалар өчен эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга һәм ташландык суларны транспортлауга 2022 елга озак сроклы тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карады: «Әтнә ЖКХ» МУП, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ, «Яңа тура технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Карсар» ҖЧҖ, «Технологик инженерлык системалары» ҖЧҖ, «Бәкер» шифаханәсе һөнәри берлекләренең дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе, «Управление» ҖЧҖ, «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Энерготехника» челтәр компаниясе» АҖ.

Моннан тыш, идарә утырышы барышында «Окольная урамында 6 катлы, паркинглы торак комплексы» ҖЧҖ, «18 нче татар телендә белем бирү гимназиясе» МБМУ реконструкцияләү», шулай ук «Гаврилов урамы буенча мөстәкыйль хезмәт күрсәтелә торган автомобиль юу урыны» объектларын Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International