ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты күрсәтелә торган хезмәтләрне цифрлы форматка күчерәчәк

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Дәүләт идарәсен цифрлы үзгәртеп кору кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган 13 дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерү 2022 елга Татарстан Республикасын цифрлы үзгәртеп кору республика программасына кертеләчәк.  

Бу хакта бүген Дәүләт комитетының квартал коллегиясендә Рәис Александр Груничев хәбәр итте. Ай дәвамында Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, тиешле чаралар буенча юл картасын эшләргә тиеш.

Дәүләт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру җайга салынулы оешмалар, кулланучылар, халык, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм федераль башкарма хакимият органнары арасында электрон бәйләнешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм тариф карарларын кабул итү процессларын киметергә һәм оптимальләштерергә, аларның үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә цифрлы трансформация чаралары кысаларында регулятор, аерым алганда, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү буенча типлаштырылган эксперт бәяләмәләрен кертә башлады. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә эксперт бәяләмәләренең типлаштырылган электрон формалары мисалында шулай ук җылылык белән тәэмин итүдә һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә унификацияле типлаштырылган формаларны кертү планлаштырыла.

Моннан тыш, Дәүләт комитеты тарафыннан су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, технологик тоташтыру өчен түләү, «Дело» платформасында нормативларны һәм инвестицион программаларны раслау буенча тариф эшләренең электрон базасын формалаштыру эше дә башкарылды. Рәис урынбасары Сергей Павлов аңлатканча, тариф билгеләү турында гариза керүдән алып кабул ителгән карарны бастыруга кадәр, платформа тариф эшенең бөтен тормыш циклын цифрлы форматта үтәргә мөмкинлек бирә.

Аның сүзләренә караганда, платформаны алга таба куллану тариф карарларын кабул итү һәм административ эшләрне карау процессларын автоматлаштырырга, Дәүләт комитеты сайты, «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше порталы, ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмат-аналитика системасының, Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы һәм башкалар белән интеграцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International