Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республикада 2023-2025 елларга тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясен эшли. Бу хакта Дәүләт комитеты коллегиясендә рәис Александр Груничев хәбәр итте.
Документ 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп нигезләмәләрен һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Озак сроклы җайга салу концепциясе нигезләмәләрен исәпкә алачак.
Стратегиянең төп бурычлары:
халык белән коммуникацияләрне арттыру;
җайга салынулы оешмалар тарафыннан тариф-баланс карарларын үтәү таләбе;
инвестицияләр җәлеп итү;
күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм кабул ителә торган тариф карарларының сыйфатын арттыру;
тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру һәм башкалар.
Стратегияне тормышка ашыру нәтиҗәсе булып максималь цифрлаштырылган, ачык, үтә күренмәле һәм кулай тариф билгеләү процессы булырга тиеш.
15 ноябрьдә Тарифларны җайга салу өлкәсен үстерүнең яңа стратегиясе проекты гавами фикер алышу өчен урнаштырылачак.