Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында Казан шәһәренең Совет районы бистәләрендә контейнер мәйданчыклары җитмәү мәсьәләсе күтәрелде

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы булып узды.

Киңәшмәдә «Татэнергосбыт» АҖ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Совет районы администрациясе, Мөслим, Спас, Азнакай, Зеленодольск, Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, «Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ, «Каты көнкүреш калдыклар полигоны» ҖЧҖ полигоннары һәм «Благоустройство» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

«Татэнергосбыт» АҖ каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләүләр җыю мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Татарстан Республикасы буенча ул 83,85% тәшкил итә. «Гринта» ҖЧҖ буенча – 86,4%, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ буенча – 80,96%.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Р.И.Низамиев гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләр саны кимегән, монда уңай динамика бар. Казан шәһәренең Совет районы буенча 71 нче маршрут автобусының ахыргы тукталышында Константиновка бистәсеннән чүп чыгару мәсьәләсендә әлегә кадәр мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килеп тора икән. Контейнер мәйданчыклары төзү буенча чаралар күрелмәгән. «Константиновка» һәм «Царицино» бистәләренә килгәндә, йорт хуҗалыклары күләменә карата контейнер мәйданчыклары санының җитешмәве зур җитешсезлек булып тора.

Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зеленодольск һәм Спас муниципаль районнарында да каты коммуналь калдыкларны чыгару эшен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Азнакай һәм Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап белән чыгыш ясады. Азнакай муниципаль районында өстәмә контейнер мәйданчыклары һәм контейнерлар булдыру кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Кама Тамагы муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәт күрсәтү график буенча башкарыла. Шулай ук өстәмә контейнер мәйданчыкларына һәм контейнерларга да ихтыяҗ бар. Әлеге мәсьәлә төбәк операторы белән хәл ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International