Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Менделеевскида инвестиция һәм җитештерү программаларын тормышка ашыруны контрольдә тота

2021 елның 29 октябре, җомга

2021 елның 28 октябрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программаларын үтәү, шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау буенча инвестицион программалар һәм чаралар үтәлешен контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең  «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ барып кайттылар.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, оешма вәкилләре белән берлектә, капиталь ремонт эшләре һәм магистраль җылылык челтәрләре участокларына, су белән тәэмин итү челтәрләренә агымдагы ремонт эшләре башкарылган объектларны, шулай ук 2020 ел һәм 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча казаннарны, насосларны, задвижкаларны, манометрларны һәм башка җайланмаларны алыштыру эшләре башкарылган объектларны карап чыктылар. 

Моннан тыш, Дәүләт комитеты вәкилләре Менделеевск шәһәренең биологик чистарту корылмаларын да карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International