Россиянең җайга салу органнары Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция проектлары белән танышты

2022 елның 12 марты, шимбә

Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан алына торган түләүләрнең чик индексларын, озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану кысаларында, коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсенең гамәли өлешендәге төп чараларның берсе – Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе объектлары белән танышу.

Россиянең җайга салу органнары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре вәкилләре канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендәге чистарту корылмаларында булдылар. Инвестиция акчалары хисабына утырмаларны термомеханик эшкәртү корылмалары төзелә. Корылмаларның җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 2500 куб/м (кергән утырманың 96% тигез дымлылыгы буенча) дип исәпләнә. Утырманың масса күрсәткечләре буенча проект җитештерүчәнлеге 10% дымлылыкка кадәр киптерелгәннән соң тәүлегенә 100 тоннага җитә.

  Проектның максаты – Казан шәһәре канализациясенең чистарту корылмаларында ташландык суларны технологик ысул белән чистарту барышында барлыкка килә торган утырмаларны эшкәртү һәм алга таба куллану һәм утильләштерү өчен яраклы күләм, авырлык һәм гранулометрик составы буенча тиешле үзлекләрләргә ия зарарсызланган продукт алу. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Казан Россиянең беренче миллионлы шәһәре булып танылды, ул ләм утырмасын эшкәртү мәсьәләсен хәл итте. 

Оешманың инвестиция проектлары белән танышу «Заречная» канализация насос станциясендә дәвам итте. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы булган канализация насос станциясен төзү эшләре 2021 елда тәмамланган. Станция «Верхняя» канализация насос станциясе урынына төзелә. Анда моңа кадәр яңа объектларны тоташтыру һәм Казан шәһәренең төньяк өлешен үстерү мөмкинлеген тәэмин итү өчен егәрлек резервы булмый.

Хәзерге вакытта «Заречная» канализация насос станциясе шәһәрнең төньяк өлешендә 12,5 мең м³/сәг күләмендә ташландык суларны өзлексез рәвештә күчереп тора, шулай ук гамәлдәге терәк коллекторлар буенча күсәткече 2,5 мең м³/сәг тигез булган егәрлек резервы бар. «Заречная» канализация насос станциясе эше тулысынча автоматлаштырылган, станция заманча энергия саклаучы җиһазлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International